Балдыкенә авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Исәнме, кыш - исәнме!” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар Андрей Усачевның "Каян килә Яңа ел", "Мельница", "Елка наряжается" Якова Акимның лирик, шаян шигырьләрен, Галина Дядинаның "Мишура", "Синий и красный", "Чашка с блюдцем" шигырьләрен укыдылар. Балалар китапханәче тәкъдим иткән табышмакларны җиңел генә чишеп алдылар һәм кыш турында зур кызыксыну белән шигырьләр иҗат иттеләр.