Балалар китапханәсе укучылары - балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яраткан китабымның авторына хат» республика эпистоляр конкурсында җиңүчеләр: Кукмара 3 нче номерлы мәктәбенең 3б сыйныф укучысы Валиуллина Альмира һәм 4в сыйныф укучысы Хаҗиев Рәсүл Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика балалар китапханәсе һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге тарафыннан оештырылган Казан шәһәрендә «Без дөньяны китап белән ачабыз!» дип исемләнгән тантаналы чарада катнаштылар. Чарада Татарстан Республикасының танылган язучылары Роберт Миңнуллин, Йолдыз Шәрәпова, Борис Вайнер, Рафис Корбан, Ләлә Гыймадиева, Вера Хәмидуллина, Әхәт Мушинский, Галимьян Гыйльманов, Юлия Ивлиева, Алмаз Гыймадиев катнаштылар. Балаларга үзләренең яраткан китаплары авторлары исеменнән дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.