Кукмарада район башлыгының Яңа ел чыршысында 150 бала катнашты

2019 елның 27 декабре, җомга

Балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче бәйрәм белән Сергей Димитриев котлады

Район мәдәният йортында район башлыгының Чыршы бәйрәме узды. Анда 150 бала - уку отличниклары, төрле фән олимпиадаларында, халыкара, бөтенроссия, республика конкурсларында, шулай ук спорт ярышларында җиңүчеләр чакырылган иде. Район башлыгы Сергей Димитриев сәламләү сүзендә балаларга, шулай ук аларның әти-әниләренә һәм педагогларга район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бәйрәм концерт һәм иҗат коллективларының театральләштерелгән чыгышы белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International