Үзәк балалар китапханәсе кышкы каникул вакытында Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназиянең лагеренда ял итүче балаларны «Тылсымлы Яңа ел» дип исемләнгән конкурс - уен программасына чакырды. Балалар матур презентация карадылар, күңелле конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, чыршы тирәли шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Күргәзмәдәге кызыклы китаплар белән таныштылар. Чара мультфильмнар карау белән тәмамланды.