Район башлыгы көрәшчеләр белән очрашты
Бүген район башлыгы Сергей Димитриев Татарстанның җыелма командасы составында чыгыш ясаучы көрәшче егетләр һәм тренерлар белән очрашып, аларны якынлашырп килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. Егетләребез ел дәвамында бик күп ярышларда катнашып, уңышларга ирештеләр. Татарстан беренчелегенә узган бәйгедә исә районыбыз өченче урынны алды.