28 декабрь көнне кышкы каникуллар чорында Ош-Юмья урта мәктәбе укучылары балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова балалар өчен «Яңа ел мозаикасы» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде. Балалар табышмаклар чиштеләр, төрле конкурсларда катнаштылар. Чара ахырында китапханәче балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.