«Чекерил» тау чаңгысы комплексында 2019 елның 27-29 декабрендә Ижау шәһәрендә тау чаңгысы спорты буенча төбәк ярышлары узды. Ярышларда 120 кеше катнашты. «Олимп» спорт мәктәбе тренеры Д.М. Ибәтова җитәкчелегендә 6 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге 20 кече төркем спортчысы составында үз төркемнәрендә слал – гигант дисциплинасында Шакиров Аяз , Шәрипова Камилә, Сәлахетдинова Газизә, призерлар булдылар. Яшь спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!