2019 елның 27-28 декабрендә Арча шәһәрендә 2011 елгы командалар арасында хоккей буенча «Атлант Кубогы» турниры узды. Турнирда Кукмараның «Ягуар-1», «Ягуар-2», Мамадышның «Олимп», Казанның «Ак Бүре», Арчаның «Атлант» командалары катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны – «Ак Бүре», икенче урынны – «Атлант», беренче урынны «Ягуар» яулады.
«Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә Баймиев Йасин, «турнирның иң файдалы уенчысы» дип Ганиев Гадел танылды
«Ягуар» командасын һәм тренерлар Ганиев и.М., Сәйфетдинов Д. Ф. җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.