2019 елның 6 декабрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында «Без - Россия гражданнары!» VII Республика иҗат конкурсы утырышы булды.
Конкурс өч номинация буенча үткәрелде: «Сайлаулар - минем гражданлык позициясе» (әдәби конкурс), «Сайлау хокукы белгечләре» (Россия Федерациясендә сайлау хокукы һәм процесс буенча кроссвордлар конкурсы), «Мин - булачак сайлаучы!» (нәфис конкурс). Тәкъдим ителгән эшләрне карау йомгаклары буенча Минегалиев Азат Тәлгать улы һәм Степанов Руслан Радион улы җиңүче булдылар. Бәйгедә җиңүегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.