2019 елның 27 декабрендә «Зилант» спорт мәктәбендә кече яшьтәге балалар өчен яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәмдә кышкы урманда, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият геройлары белән бергә яңа ел җырлары җырладылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрделәр, музыкаль һәм бию конкурсларында катнаштылар. Яңа ел чарасында катнашучыларның барысы да Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан татлы призлар алды.