2020 нче елның 3 нче гыйнварында «Зилант» урта мәктәбенең йөзү бүлегендә 2011-2012 нче елларда туган балалар арасында «Яңа ел стартлары» ярышлары үтте: Полина Павлова, Азалия Минһаҗева, Авелина Шахтина, Эмиль Кәримов, Макар Злобин, Ислам Шәяхмәтов үз дистанцияләрендә җиңүчеләр булдылар. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар Кыш Бабайдан грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.