23-25 декабрьдә "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада районыбызның 7 мәктәбеннән 9-11 сыйныфларда белем алучы 12 укучы катнашты. Удмурт теле һәм әдәбияты буенча Лельвиж, Сутер һәм Ошторма – Юмья мәктәпләре укучылары җиңүче һәм призер булдылар.