"Күренмәс бүрек астында» әдәби уен

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

10 гыйнвар көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 2а сыйныф укучылары өчен Николай Сладковның тууына 100 ел тулу уңаеннан "Күренмәс бүрек астында» дип исемләнгән әдәби уен үткәрде. Бөтен иҗатын ул табигатькә багышлады. Китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, китаплар белән таныштырды. Балалар конкурсларда катнаштылар, табышмакларга, викторина сорауларына җавап бирделәр, китплардардан кызыклы өзекләр укыдылар. Чара ахырында балалар Сладков әсәрләре сюжетлары буенча төшерелгән «Малай һәм бака» дигән гыйбрәтле мультфильм һәм «Аю йокысы» аудиофильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International