Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе президиумының 2020 елның 9 гыйнварындагы ПР-157-1 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турындагы Нигезләмә нигезендә «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы игълан ителә (алга таба - Конкурс).
Конкурс 2 этапта уздырыла, алар кысаларында территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең 2019 елда эше бәяләнә.
I этап - Кукмара муниципаль район конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2020 елның 17 гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр.
Гаризалар эш көннәрендә Кукмара ш., Ленин ур., 15 йорт адресы буенча кабул ителә.
Электрон адрес: kukmor.kuk@tatar.ru
Элемтә өчен телефоннар: 2-80-52; 2-80-69; 2-61-88.