Кукмара үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 2020 елның беренче сабыйын тантаналы рәвештә чыгару узды. Балтач районы Алан авылыннан Зөбәрҗәт һәм Ринат Гафуровлар гаиләсендә икенче бала, аларның олы кызлары Зөһрә 1 яшь һәм 10 ай булды. Ә яңа туган баланы Сылу дип атадылар. Сабыйның тууы белән әти-әниләрне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова, район үзәк хастаханәсе баш табибы Равил Хәлиев котладылар. Бәхетле әти - әниләргә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев исеменнән котлау открыткалары тапшырдылар, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлек медале, ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә куелган шапка һәм шарф, трансформер комбинезоны һәм чәчәкләр тапшырдылар.