Яңа ел — елның иң серле һәм көтеп алынган бәйрәм. Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә. 12 гыйнвар көнне бөтен авыл халкы яратып йөри Байлангар авылы китапханәсендә искечә Яңа елны каршылауга багышланган "Искесен озатабыз, Яңа елны каршылыйбыз" дип исемләнгән бик матур кичә булды. Кичәне шушы авылда туып- үсеп, гомеренең 31 елын китапханәче һөнәре белән бәйләгән, эшен җиренә җиткереп башкаручы китапханәчесе Венера апа Хисмәтова ачып җибәрде. Кәркәвеч авылыннан килгән Фазыл Гадиевның сәнгать кешеләренә генә хас һөнәри осталык белән милли көйләребезне баянда уйнавы, авылдашларыбызга кабатланмас мизгелләр бүләк итте.
Күсе дә үзенчәлекле иде бу бәйрәмдә. Кыш бабайны үзе белән алып килмәгән. Кичәгә килгән кунаклар арасыннан иң чибәрен, иң уңганын үзе сайлап алды. Балачакларын искә төшереп, шигырьләр сөйләп, җырлап-биеп бүләк алучылар да күп булды. Китапханә ишеген ачып кергән һәркем, китапсыз кайтып китмәде. Беркем дә күңелсезләнеп утырмады: шаулады-гөрләде бәйрәм, ә халык бөтен мәшәкатьләрен онытып ял итте, уйнады-көлде. Яңа китаплардан оештырылган "Яраткан китап укучым-барысы да синең өчен!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Ике сәгатьтән артыгракка сузылган бәйрәмнән авылдашлар әле бик озак таралырга ашыкмады, ә киткәндә кичәне оештыруга өлешләрен керткән һәркемгә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр, бергәләшеп истәлекле фоторәсемгә төштеләр.