"Мәгариф" милли проекты

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Узган ел «Мәгариф» милли проекты старт алды – бу ике төп бурычка ирешүгә юнәлдерелгән инициатива. Беренчесе - Россия мәгарифенең Глобаль конкуренциягә сәләтлелеген тәэмин итү һәм Россия Федерациясенең гомуми белем бирү сыйфаты буенча дөньяның 10 әйдәп баручы иле арасына керүе. Икенчесе-Россия Федерациясе халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләр нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү.

Милли проект мәгариф системасын үстерүнең 4 төп юнәлешен гамәлгә ашыруны күздә тота: аның эчтәлеген яңарту, кирәкле заманча инфраструктура булдыру, тиешле профессиональ кадрлар әзерләү, аларны яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү, шулай ук бу өлкә белән идарә итүнең иң нәтиҗәле механизмнарын булдыру.

Тулырак мәгълүматны сылтама буенча алырга мөмкин https://edu.gov.ru/national-project/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International