«Зирәклек дөньясында» экскурсия

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

15 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче номерлы Гимназиянең 1б сыйныф укучылары кунакта булдылар. Китапханәче Алсу Баһавиева «Зирәклек дөньясында» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Беренче сыйныф укучылары китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар: уен формасында китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре, китапларга сакчыл караш, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга кирәклеге белән таныштылар. Балалар  әкиятләр буенча әзерләнгән  викторина сорауларына, табышмакларга дөрес итеп җавап бирделәр. Экскурсия барышында балалар  журналлар һәм төрле энциклопедияләрне зур кызыксыну белән карадылар. Чара ахырында мультфильм карадылар, китапханәгә язылдылар һәр китапларны өйгә укырга алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International