Яңадан Иске Яңа ел

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары «Кечкенә җиңүләр» программасы буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән эшлиләр, балаларда коммуникатив һәм иҗади күнекмәләр үстерәләр, бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә өйрәтәләр.

14 гыйнвар көнне «Тылсым» үзәгендә педагоглар Алия Заһидуллина һәм Гөлия Мифтахова тарафыннан «Яңадан Иске Яңа ел»дип исемләнгән  чара үткәрелде. 7 бала һәм аларның әти-әниләре «Кар бөртекләре», «Эшләпә», «Тартмада нәрсә», «Кар бабай ясау»конкурсларында һәм уеннарында актив катнаштылар.

Балаларның кәефе бик күтәренке булды, ә бәйрәмдә дустанә атмосфера хөкем сөрде. Бәйрәм ахырында балаларКар кызыннан  татлы сюрприз  алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International