Олы Кукмара авыл җирлегендә халык җыены узды

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ул районыбызда узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган

Районыбызда узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары башланып китте. Район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге төркем Зур Кукмара авыл җирлегендә булып кайтты.

Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев узган елда башкарылган эшләр һәм 2020 елга планнар турында сөйләде.

Равия Каримуллина үзенең чыгышында районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләде. Участок инспекторы  районда хокук бозуларның торышы турында сөйләде.

Чыгышлар соңында сорауларга җаваплар бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International