Тарихи экскурсия “Кукмара гербы тарихы”

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Лельвиж авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Кукмара гербы тарихы” дип исемләнгән тарихи экскурсия үткәрде. Ул Кукмара районы гербының барлыкка килү тарихы, нинди төсләр күрсәтелүе турында сөйләде.  Хикәя Кукмара районы тарихы турындагы китаплардан фрагментлар күрсәтү белән озатылды. Чарада “Кукмара районына 90 яшь!” дигән китап күргәзмәсе эшләде.  Ә мәгълүматны беркетүдә катнашучылар Кукмара районы гербын ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International