Зур кәгазь рулоннарыннан төрле форматны, бу бланкларны бастыру техникасын ничек кисүләре турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр.

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында реабилитация үтүче балалар өчен район типографиясенә экскурсия оештырылды.

         Экскурсия вакытында типографиянең эш цехында төрле документлар бланкларын җитештерү процессының кайбер элементларын күрсәттеләр. Зур кәгазь рулоннарыннан төрле форматны, бу бланкларны бастыру техникасын ничек кисүләре турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр.

          Кызыклы экскурсия ярдәмендә балалар басма җитештерү турында белемнәрен тулыландырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International