2019 елның 16 нче январенда Кукмара муниципаль районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара, Загидуллина Алия Кукмара муниципаль районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә «Мин һөнәрләр дөньясында» яшь гаиләләр һәм яшьләр белән эшләү буенча яңа программа кысаларында максатчан төркем белән очрашу үткәрелде.
Аның төп темасы: “Хезмәт базарының классик моделе”. Максатчан төркем белән очрашу кысаларында һәр һөнәрнең һөнәри-мөһим сыйфатлар, сәләт һәм мөмкинлекләр җыелмасын күрсәтүе турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук чара ахырында йомгак ясалды, буклетлар өләшенде.
Утырышта уздырган чараның максаты: яшь һәм индивидуаль-типологик үзенчәлекләрне исәпкә алып, яшьләрне һәм яшь гаиләләрне һөнәри юнәлеш бирү буенча әзерләү, хезмәткә мотивация, хезмәт сөючәнлек һәм эшкә сәләтлелек дәрәҗәсен күтәрү.