1920 елның 18 гыйнварында авыл җирлекләре арасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган спартакиада кысаларында Зур Кукмара авылы мәдәният йорты базасында армрестлинг буенча район беренчелеге үткәрелде. Барлыгы 21 авыл җирлеге командалары катнашты. Хатын-кызлар арасында җиңүчеләр: 1 урын - Хәбибуллина Наилә (Туембаш авыл җирлеге), 2 урын-Габдрахманова Раушания (Олы Кукмара авыл җирлеге) һәм 3 урын-Гәрәева Рәшидә (Сәрдекбаш авыл җирлеге)); ирләр арасында: 1 урын - Сөләйманов Ренат (Олы Сәрдек авыл җирлеге), 2 урын-Хаматгалиев Руслан (Олы Кукмара авыл җирлеге) һәм 3 урын - Асадуллин Ришат (Нырты авыл җирлеге). Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!