Ел тәрбиячесе – 2020

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Ел тәрбиячесе – 2020 " республика һөнәри конкурсы кысаларында Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары Советы иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәренең абруен күтәрү, балалар бакчалары педагогларының педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан өч турда узган балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында конкурсның муниципаль этабы игълан ителде. «Ел тәрбиячесе – 2020" конкурсының финалында 6 мәктәпкәчә белем бирү педагогы катнашты.                                                      
Кукмара шәһәренең 6 нчы номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында әлеге конкурсның финал туры узды, анда балалар бакчалары педагоглары үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Кукмара шәһәренең 3 нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Хуҗина Алсу Рәсүл кызы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Кукмара ш. 10 нчы номерлы «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе Ибраһимова Лилия Вәкил кызы һәм Кукмара ш. 4 нче номерлы «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе Шәмсетдинова Гөлшат Шамил кызы бүлеште.
Конкурсның муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча 1 һәм 2 урыннарны алган педагоглар февраль аенда узачак «Ел тәрбиячесе – 2020 " зона конкурсына җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International