Балыклы авылы китапханәчесендә Бөек Жиңүнең 75 еллыгы унаеннан мәктәп укучылары сугыш чоры балалары белән очрашты. Алар үзләренең сугыш елларындагы кичерешләре турында уртаклаштылар. Килгән кунаклар “Без тынычлык телибез” дип исемләнгән китап күргәмәсе белән танышып үттеләр. Ә балалар исә, сугыш темасына шигырьләр, жырлар, биюләр башкардылар.