«Гайдарны бүген укыйбыз» II Халыкара акция кысаларында балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназиянең 4а сыйныф укучылары өчен «Гайдарның хикәясен укы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара «Гайдар алга атлый " видеоклипын караудан башланды. Китапханәче Гөлфия Хафизова балаларны язучының кыска, әмма якты тормыш юлы белән яшәгән гаҗәеп биографиясе белән таныштырды. Балалар тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирделәр, укылган китаплары буенча алган тәэсирләре турында сөйләделәр. С.Маршак һәм С. Михалковның Аркадий Гайдар турында язган шигырьләрен укыдылар. «Хәрби сер турында әкият» мультфильмын караганнан соң, зур кызыксыну белән тест сорауларына җавап бирделәр. Чара "Гайдарны бүген укыйбыз" китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.