2020 елның 22 гыйнварында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен район үзәк даруханәсенә экскурсия оештырылды.
Тәрбияләнүчеләр фармацевт, провизор һөнәрләре белән таныштылар. Фармацевт-ул бик җаваплы һөнәр. Чөнки фармацевтка барлык даруларның исемнәрен белергә кирәк, аларның һәркайсы нинди авырулардан, нинди контейнерда кирәкле даруның саклануын билгели. Провизор компьютер яки телефон аша дарулар белән тәэмин итү базалары белән бәйле һәм даруханәдә һәрвакыт беренче кирәк булган дарулар булуын һәм аларны вакытында заказ бирүен күзәтеп тора.
Балалар үзәк даруханә хезмәткәрләренә кызыклы экскурсия, мөһим хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.