Байлангар авылы бакчасына йөрүче сабыйлар милли уеннар белән таныша

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Биредә “Уйныйк әле милли уеннар” дип исемләнгән танып-белү һәм күңел ачу программасы узды

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бакчада күптөрле чаралар оештырыла. Татар халкының бай гореф-гадәтләре, йолалары аша халкыбызның культурасы, тормыш-көнкүреше, бәйрәмнәре, уеннары белән таныштыру максатыннан, Байлангар балалар бакчасында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, бакчада тәрбияләнүче балалар өчен ”Уйныйк әле милли уеннар”дип исемләнгән танып-белү һәм күңел ачу программасы уздырдык. Балалар милли уеннар, аларның тарихы белән таныштылар һәм уеннарда бик теләп катнаштылар.

Байлангар балалар бакчасы мөдире Фания Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International