22 гыйнвар көнне Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары Н.Җиһанов исемендәге «Мирас» V татар музыкасы фестивале, ТАССРның 100 еллыгына багышланган, иҗат кичәсендә булдылар. Фестивальне А.Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры үткәрә. С.Сәйдәшевнең тууына 120 ел, Дж.Фәйзинең 110 ел тууына багышланган. ”Көй һәм сүз” концерт программасына татар академик музыкасы классикларының Н.Җиһанов, С.Сәйдәшев, Дж.Фәйзи, Ф.Әхмәтов, Р.Яхин, М. Яруллин әсәрләре кергән. Дирижер Татарстанның атказанган артисты Ринат Халитов.
Фестивальнең максаты - татар музыка классикасын заманча сәнгать тормышында һәм заманча мәгълүмати киңлектә позициясен ныгыту. Татар композиторларының әсәрләре белән кызыксыну бик зур. Талантлы композиторларының шанлы иҗатына нигезләнгән күпгасырлык музыкаль традицияләре – Татарстан халкының горурлыгы. “Мирас” милли әсәрлеребезнең иң мәшһүр үрнәкләре белән танышу мөмкинлеге бирә. Күп кенә укучылар Татарстан Республикасы симфоник оркестрын беренче тапкыр ишеттеләр. Залдагы барлык тыңлаучылар башкарылган әсәрләрне алкышлар белән шатланып каршы алдылар. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында яшь музыкантларның яңа буыны өчен профессиональ музыкантлар башкаруында татар музыка сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен ишетү аеруча мөһим.