«Демография» милли проектының «өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында 2019 елның икенче сентябреннән башлап, диспансеризация, профилактик караулар, скрининглар үткәрү өчен, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны район медицина оешмаларына китерү гамәлгә ашырыла.
2020 елның агымдагы чорында Кукмара районының авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән узган унтугыз пенсионер диспансерлаштыруга чакырылган. Беренче кварталда дүрт йөз илле ике пенсионерны, ә гыйнвар аенда 65 яшьтән узган йөз илле ике гражданны китерү планлаштырыла.