24 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә «Росинка» клубының чираттагы дәресе - «Кышлаучы кошлар көне» экологик турниры һәм «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе үткәрелде. Кыш - кошлар өчен авыр ел фасылы. Клуб җитәкчесе Гөлфия Хафизова балаларга нинди кошлар кышларга калулары, аларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге, кайчан ашатырга кирәклеге турында сөйләде. Соңыннан балалар уеннарда, конкурсларда, викториналарда катнаштылар, видеофильм һәм мультфильм карадылар. «Кошлар-безнең дусларыбыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар. Аннан соң балалар бергәләп әзер «Кош ашханәләрен» китапханәдән ерак түгел агач ботакларына элделәр, анда икмәк, орлык һәм ярмалардан азык салдылар.