Авыл җирлекләре арасында шашка буенча район беренчелеге

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 26 гыйнварында Кукмара үзәк китапханәсе базасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган авыл җирлекләре арасында Спартакиада кысаларында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шашка буенча ярышлар үткәрелде. Барлыгы 56 кеше катнашты. Спартакиада программасы буенча команда составы 1 ир-ат һәм 1 хатын-кыздан тора. Ир-атлар арасында Закиров Марат (Ядегәр авыл җирлеге), Нәкыйпов Сәлим (Олы Кукмара авыл җирлеге) һәм Шакиров Ришат (Яныл авыл җирлеге); хатын-кызлар арасында Кадыйрова Алия (Сәрдекбаш авыл җирлеге), Александра Майя (Нырь авыл җирлеге), Нуриева Фәния (Ядегәр авыл җирлеге) беренчелекне яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International