Балалар китапханәсе укучысы - 3 нче урта мәктәпнең 3б сыйныф укучысы Вәлиуллина Альмира ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Моң» конкурсында җиңүче булды. Конкурс «Укучының мәдәни көндәлеге» порталы тарафыннан «Татар Иле» (http://tatarile.tatar) мәктәп электрон энциклопедиясе, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты һәм Татар балалар нәшрияты белән берлектә оештырылды. Конкурсның максаты- мәктәп укучыларын республиканың милли тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү һәм Татарстанда талантлы балаларга ярдәм итү.