Яшь музыкантлар өчен Республика иҗади программасы"

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

24 гыйнварда Кукмара балалар музыка мәктәбе укучысы Мөбәрәкшин Илназ Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "La Primavera" Казан камера оркестры белән С.Сәйдәшев исемендәге зур конөертлар залында яшь музыкантлар өчен "Иртәгедән йолдызлар" республика иҗат программасы концертында чыгыш ясады.  Тыңлау нәтиҗәсендә 70 егет һәм кыз арасыннан иң яхшыларның 30ын Казан, Биектау, Арча, Балтач һәм Кукмарадан сайлап алдылар. Проектта катнашучыларга оркестр репертуарыннан иҗат ителгән әсәрләр исемлеге тәкъдим ителде. Илназ Ф.Крейслерның «Мәхәббәт җазасы» әсәрен башкарды. Илназны һәм укытучысы Гомәрова Эльмира Габдрәшитовнаны бу мөһим вакыйга белән котлыйбыз!!! Уңышлар сезгә!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International