Балалар, икмәк – ул безнең байлыгыбыз

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен икмәк пешерүче, кондитер һөнәрләре белән танышу максатыннан Муниров ИП  пекарнясына экскурсия оештырылды.

              Цех хезмәткәрләре безне бик ачык йөз белән каршы алды. Балалар төрле заманча эшләнмәләрнең ничек пешүен күрделәр, икмәк пешерү процессы белән таныштылар.

            Тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия кызыклы һәм истә калырлык вакыйга булды. Алар ипи-булка эшләнмәләрен әзерләү һәм пешерү процессы турында белемнәрен ныгытып кына калмадылар, икмәк пешерүче эше белән дә таныштылар, онытылмас тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.

            Балалар, икмәк – ул безнең байлыгыбыз һәм аны җитештерү өчен күпме вакыт һәм көч кирәклеген һәрвакыт истә тотачаклар!

            Пекарняда эшләүче кешеләрнең игелекле һәм оста куллары эш көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә безнең өйләребезгә шатлык алып килә. Аларның продукциясе һәр гаиләдә һәрчак өстәл артында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International