Җиһаз ясау цехына экскурсия

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

            Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен җиһаз ясау цехына экскурсия оештырылган.

           Экскурсиянең максаты-тәрбияләнүчеләрне кечкенә генә җиһаз цехы шартларында мебель ясау процессы белән таныштыру.

          Экскурсия әңгәмә белән башланып китте, анда балалар агач токымнарының үзенчәлекләре, мебель җитештерүдә кулланыла торган фурнитура турында белделәр. Балалар эшләнмәләр җыю осталарының эшен кызыксынып күзәттеләр, җитештерелә торган продукциянең ассортименты, әзер эшләнмәләрнең бәясе, аларны әзерләү сроклары белән кызыксындылар. Шулай ук мебель степлеры белән эшләү мөмкинлеге дә бар иде.

        Барысы да экскурсиядән канәгать калды, ә кайберләре киләчәктә җиһаз цехында эшләргә теләк белдерде.

     Тернәкләндерү үзәге хезмәт инструкторы Шаймарданов Нурсил Нургали улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International