2020 елның 25 гыйнварында «Зилант» спорткомплексында 2002-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында, 18-59 яшьлек ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында, шулай ук 60 яшь һәм аннан да өлкәнрәк ветераннар арасында спорт ветераны Кадрия Шәрифулла кызы Заһидуллина истәлегенә өстәл теннисы буенча Кукмара муниципаль районының VII ачык беренчелеге булып узды. Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Илсур Шәрәфиевич Кашапов чыгыш ясады, Кадрия Шәфигулла кызы адресына җылы сүзләр белән Татарстан Республикасының Атказанган табибы Илдус Габдулла улы Вәлиев чыгыш ясады . Ярышта Кукмара, В.Аланы, Шәмәрдән, Яниль, Зур Сәрдек, Сәрдек-Баш, Туембаш авылларыннан 100 дән артык кеше катнашты.
Көн ахырына барлык яшь төркемнәрендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. 2009 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында 1 нче урында-Латыйпова Илзирә(Байлар Сабасы), 2 нче урында-Әхкәмова Руфина(Олы Сәрдек), 3 нче урында-Зыятдинова Динә( Шәмәрдән). Малайлар арасында Топайкин Альмир (Шәмәрдән) җиңүче булды, икенче урында-Шафиков Ислам (Туембаш), өченчедә - Ногманов Нәфкать (Зур Сәрдек).
2002-2008 елгы кызлар арасында 1 нче урынны Гыйльметдинова Фәридә (Туембаш), 2 нче урында Гыйльметдинова Гөлчәчәк (Туембаш), 3 нче урында Фәйзрахманова Илзия (Манзарас). Егетләр арасында 1 урын-Мөхәммәтҗанов Тәлгать(Шәмәрдән), 2 урын-Минибаев Адель (Шәмәрдән), 3 урын-Гәрәев Искәндәр (Шәмәрдән). Ир-атлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Гадиятуллин Булат (Кукмара), 2 урын – Галиәкбәров Раил (Байлар Сабасы), 3 урын - Белов Данил (лицей). Ветераннар арасында җиңүче-Әхмәтҗанов Рамил (Кукмара), 2 урында-Евгений Соловьев (В. Аланы), 3 урында-Караваев Александр (В .Аланы). Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр, кыйммәтле призлар, кызлар чәчәкләр белән бүләкләнде.