2020 елның 26 гыйнварында «Зилант» спорткомплексында 2003-2004 елгы кызлар арасында Айдар Закиров истәлегенә волейбол буенча Кукмара муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Ярышларда 5 кыз командасы катнашты. Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Шәрәфиевич Кашапов чыгыш ясады, шулай ук Айдар Закировның туганнары һәм дуслары да катнашты. Ярышларда катнашучылар алдында Айдарның туган апасы Алсу Сәлимовна да матур теләк белән чыгыш ясады. Ярышлар кичкә кадәр дәвам итте һәм кискен көрәштә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Зилант командасы җиңүче булды , икенче урында – Зилант-2, өченчедә – Кызыл Алан. Команда-җиңүче һәм ярышларда призлы урыннар яулаган командалар Кубоклар, истәлекле грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Спортчыларга Дамир Рифкатович һәм сеңелләре Алсу Сәлимовна кулыннан бүләкләр алу икеләтә күңелле булды. Ярышларда катнашучыларның барысы да зур ярыш тәҗрибәсе алдылар, аларга алга таба да киеренке эш һәм спорт карьерасында уңышлар телибез.