"Ялкын" яшүсмерләр клубы волонтерлары һәм хезмәткәрләре "Кышын кошларны саклагыз"акциясендә катнаштылар

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Сишәмбе, 28 гыйнвар көнне, "Кояшкай" доброволецлар отряды волонтерлары "Ялкын" яшүсмерләр клубы белгечләре белән берлектә Зур Кукмара авылы территориясендә җимлекләр әзерләделәр һәм элделәр.

Кышкы чорда кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ.. Акциянең төп максатлары: балаларның һәм яшүсмерләрнең кышлаучы кошлар, аларның яшәү рәвеше, әйләнә-тирә мохит белән бәйле күзаллауларын ныгыту, кошлар тормышында кешенең роле, кошларга карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү, авыр кышкы шартларда ярдәм итү теләге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International