"Балаларга сугыш турында сөйлибез" батырлык сәгате (6+)

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

"Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" III Бөтенроссия Акциясе һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова "Салават күпере" балалар бакчасының өлкән төркем балалары өчен "Балаларга сугыш турында сөйлибез" дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Китапханәче Бөек Ватан сугышының фаҗигале көннәре, халкыбызның батырлыгы турында сөйләде. Соңыннан балалар Юрий Яковлевның "Сережа ничек сугышка барды" әкиятеннән өзекне игътибар белән тыңладылар. Әкияттә Сережа исемле малай турында сөйләнә, ул сугышны үз күзләре белән күрергә теләгән һәм бабасы белән бергә сугыш кырларына барып чыккан. Бу чарага балалар сугыш турында шигырьләр өйрәнеп килгәннәр һәм бик матур итеп сөйләделәр. Шулай ук хәрби тематикага рәсемнәр ясап алып килгәннәр иде. Рәсемнәрдә алар үзләренең сугышта катнашкан бабаларын, солдатларны, хәрби техниканы һәм  җиңү шатлыгын сурәтләгәннәр. Балаларга грамоталар тапшырылды.

 "Сугыш чоры балалары" дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда Бөек Ватан сугышы геройлары, партизаннары һәм разведчиклары турында китаплар тәкъдим ителде. Чара китапларга күзәтү һәм сугыш турында видеофильм карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International