«Китаплар кунакка чакыра» экскурсия-танышу (6+)

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

30 гыйнвар көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова «Миләшкәй» балалар бакчасы нәниләре өчен «Китаплар кунакка чакыра» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар китапханәченең китаплар белән ничек дөрес эш итәргә кирәклеге, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Әңгәмә матур презентация белән үрелеп барды. Алар төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирделәр, зур кызыксыну белән китаплар һәм журналлар карадылар. «Укырга яраткан кеше», «Миңа китаплар бүләк итегез» видеоклип, “Китапханә” дигән мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International