“Без барыбыз да – балачактан, сугыштан” батырлык дәресе (6+)

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

III Бөтенроссия "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" акциясе һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан балалар китапханәсе хезмәткәре Нурия Гайнетдинова А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 5в һәм 6в сыйныф укучылары өчен “Без барыбыз да – балачактан, сугыштан” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Ул сугыш вакытында балаларның авыр тормышы, иңгә - иң куеп сугышкан һәм тылда өлкәннәр белән бергә эшләүче яшь пионер - геройлар турында сөйләде. Балалар зур игътибар белән сугыш еллары фоторәсемнәре, Советлар Союзы Герое исеме, орден һәм медаль белән бүләкләнгән герой-пионер турында слайд карады. Балалар пионер-герой Володя Дубинин турында Лев Кассильнең «Улица младшего сына» әсәреннән өзек укыды. Ул унөч яшендә разведкага бара һәм дошманнар турында кирәкле мәгълүматлар таба.

 Чара китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән тәмамланды. Балаларга Бөек Ватан сугышы елларында герой-пионерларның батырлыклары турында язылган  китаплар укырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International