Бүген Кукмара районы тарихта беренче тапкыр һәм Татарстан районнарыннан беренче булып тәүлегенә 300 тонна сөт савылган

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген  Кукмара  районы тәүлеклек  сөт  җитештерү  күләмен   300 тоннадан  арттырып җибәрде.    Кукмара  районы  хезмәтчәннәре  үзләренең  көндәлек  тырыш хезмәтләре  белән  тарихта  беренче  мәртәбә  һәм  Татарстан  Республикасы районнары арасында  беренче  булып, республикада  иң аз авыл  хуҗалыгы      җирләре  булган  килеш,    тәүлеклек  тулаем сөт савымын  300 тоннадан  арттырып  җибәрде.    

Районда  терлекчелекне  үстерүгә  саллы  өлешне  сөт җитештерүдә  күпьеллык  традицияләре  булган авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  кертә.     Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белешмәләре  буенча, «Вахитов ис.» авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  һәркөнне  75 тоннадан  артык  сөт  сава,  «Урал» авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  -     44 тоннга  якын.   Быел  «Рассвет» А/Ф” авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативында  да  югары  үсеш  динамикасы  күзәтелә,    тәүлеклек  савым   29,9 тонна  тәшкил  итә,  бу   узган  елга  караганда   6,2 тоннага  күбрәк,      «Вахитов» ҖЧҖенеке  - 17,4 тонна, аныкы   4,2 тоннаган  күбрәк,    «Восток»  ҖЧҖенеке - 23,1 тонна,     3,0 тонага күбрәк,   “Уныш” ҖЧҖенеке  – 15,5 тонна,  2,4 тоннага  күбрәк.     Шулай  ук  “Әсәнбаш Агро” ҖЧҖ дә  югары  продуктивлык  тәэмин  итә.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының оператив  белешмәләре  буенча республикада авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  30 гыйнварга   тәүлеклек  тулаем  савым   3 605,2 тонна тәшкил итте, бу  узган  елның  шушы  көненә  караганда    199,5 тоннага (106%) күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International