2020 елның 1 февралендә «Зилант» спорткомплексында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган ООО «Стройком» призына 2008-2009 елгы кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир узды.

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

2020 елның 1 февралендә «Зилант» спорткомплексында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган ООО «Стройком» призына 2008-2009 елгы кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Ярышларда 9 команда катнашты: Теләче,Уржум, Казан, Киров, Менделеевск, Түбән Кама, Можга,

Кукмара-1, Кукмара-2. Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Илсур Шәрәфиевич Кашапов чыгыш ясады. Ярышлар кичкә кадәр дәвам итте һәм кискен көрәштә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Җиңүче булып Менделеевск командасы танылды , икенче урында – Зилант-1, өченчедә – Можга. Команда-җиңүче һәм ярышларда призлы урыннар яулаган командалар Кубоклар, грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International