2020 елның 30 гыйнварыннан 1 февраленә кадәр Болгар шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең самбо һәм билбау көрәше бүлеге тәрбияләнүчеләре ООО «Красный Восток-Агро» призына 2006-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ТР Беренчелегендә катнаштылар. Егетләр арасында 36 кг авырлык категориясендә Гадел Ганиев җиңүче булды (гимназия), 60 кг авырлык категориясендә Денис Трофимов (3нче мәктәп) көмеш призер булды, 56кг авырлык категориясендә Таһир Галиәхмәтов(гимназия) һәм 70кг авырлык категориясендә Рузил Тимербаев (Арбаш урта мәктәбе) бронза медаль яулады, кызлар арасында 52кг авырлык категориясендә Альбина Фәйзуллина (А.М.Булатов исемендәге лицей) бронза медаль яулады. Спортчыларыбызны һәм аларның тренерлары Данил Шиһапов, Марес Бәдертдинов, Энҗе Юсупованы яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз , киләчәктә дә уңышлар телибез.