«Үз илебезнең геройлары турында» хәтер дәресе (6+)

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

5 февраль көнне «Җиңүнең оныкчыклары укый торган армиясе» патриотик акциясе кысаларында балалар китапханәсендә «Үз илебезнең геройлары турында» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Анда Ч.Т. Айтматов исемендәге 1нче гимназиянең 3а сыйныф укучылары катнашты. Балалар китапханәче Гөлфия Хафизова Бөек Ватан сугышы һәм солдатларның батырлыгы турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңлады. Уку өчен Анна Печерскаяның «Балалар - Бөек Ватан сугышы геройлары» китабы сайланды. Балалар бу җыентыктан яшь партизанка Лариса Михеенконың батырлыгы турында сөйләвен аерым игътибар белән тыңлады, ә аннары үзләре дә пионер-геройлар Зина Портнова, Марат Казей, Леня Голиков һәм Валя Котик батырлыклары турында зур булмаган өзекләр укыды. Аннан соң кечкенә сугыш геройларының батырлыгы турында әңгәмә булды, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шунысы мөһим, балалар дәрес темасына үтеп кереп, яшь геройлар турында китаплар укырга теләделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International