1 февральдә Казан шәһәрендә Н.Җиһанов исемендәге "Җиһанов-Vivo" V ачык республика конкурсы узды. Конкурс Н.Г.Җиһанов иҗатын пропагандалау, татар музыка мәдәниятен саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә. Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары бу конкурста уңышлы чыгыш ясадылар:
- Гомәрова Э. Г. җитәкчелегендәге "Viva" скрипкачылар ансамбле 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
- Ханова Аделина-2 дәрәҗә лауреат, Кәримова Эльвина- 3 дәрәҗә лауреат, Петров Никита- 3 дәрәҗә лауреат, Степанова Софья-1 дәрәҗә дипломант (укытучысы Бариева Д. М.),
- Трисова Яна- 3 дәрәҗә лауреат (укытучысы Юзмеева З. А.),
- Туктагулова Дарья- 1 дәрәҗә жипломант (укытучысы Семенова С.В.).
Җиңүегез белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!