6 февраль көнне балалар китапханәсе МББУ «Кукмара балалар музыка мәктәбе» белән берлектә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Туган илем Татарстан» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Чарага 4 нче мәктәпнең 6а, 7а һәм 7б сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче Багавиева Алсу балаларга республикабызның тарихы һәм хәзерге вакытта Татарстанның ничек үсеш алуы турында сөйләде. Шулай ук дәүләт символикасы - флаг, герб, гимн, Татарстан шәһәрләре турында, Казанда тарихи урыннар: Казан Кремле, шәһәрнең тарихи һәм әдәби музейлары, Бөек кешеләргә куелган һәйкәлләр турында. Балалар татар язучылары, рәссамнары, музыкантлары, татар милли киемнәре һәм Татарстан территориясендә узган бәйрәмнәр белән таныштылар, татарларның милли ашлары турында белделәр. Конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, үз Республикалары турында яхшы белемнәр күрсәттеләр.
Чараның музыкаль өлешен музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары чыгышы бизәде. Юзмеева Земфира Абдурахман кызы, Семенова Светлана Владимир кызы Р.Яхинның «Вальс-экспромт», «Эллегию» Дж.Фәйзи. «Дулкыннар» М. Җәлил суз. һәм" Әниләр " М. Ногман суз., муз. Р.Яхин җырлары Курочкина Алия Миннерәшит кызы башкаруында яңгырады (музыка аккомпаниаторы Мамкина Динара Рәфкать кызы, баянда партияне Рафиков Дамир Фәрит улы, скрипка партиясе – Гумарова Эльмира Габдрәшит кызы ) башкарды. Музыка мәктәбе укучылары да үз чыгышлары белән сөендерде. Трисова Яна фортепианода Н.Җиһановның «Резвушка» әсәрен башкарды, Кәримова Эльвина фортепиано аша Р.Яхинның «музыкаль момент» җырын башкарды. Укучылар тыңланган музыкадан бик канәгать һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Укучылар игътибарына «Туган җирем - Татарстан» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда ТАССР тарихы, мәдәнияты һәм гореф-гадәтләре белән бәйле китаплар тәкъдим ителде. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.