7 февраль көнне Н.Ә.Сәмигуллин исемендәге Мәчкәрә урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Фирдания Закирова «Китапханә кунакка чакыра» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Ул балаларны китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштырды: китапханәгә ничек язылырга, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Балалар китапханәче сөйләвен зур игътибар белән тыңладылар, төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирделәр, зур кызыксыну белән китаплар һәм журналлар карадылар. «Укырга яраткан кеше», «Миңа китаплар бүләк итегез», «Китапханә» дигән видеоклиплар карадылар. Чара «Минем беренче китапларым» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.